Әй хатын – кыз, чыдам булгансың син

Әй хатын – кыз, чыдам булгансың син
Рәхмәт әйтеп һаман язмышка…
Ә бит шунда ничә тапкыр “үлеп”,
“Яраласың” микән тормышта.

Син бит шушы гомер эчендә,
Нинди рәвешләргә кермисең!?…
Сабый бала, җиткән кыз – син, килен,
Ир хатыны, әни, әбисең!

Тёща, кайнана да буласың син,
Тормыш булгач, исем үзгәрә…
Кемгә ошыйдыр да, ошамаса,
Кала инде , дөрес түзәргә.

Син – саклаучы гаилә учагыңны,
Тормыш бирүче дә балаңа…
Олыгайгач, тәрбия кылыр өчен,
Өмете син – ата – анаңа!

Нинди генә белгечлегең юк бит,
Дипломсызы, дипломлысы да…
Аш пешерүче, җыештыручы – син,
Табиб та – син, укытучы да.

Нинди генә хәлдә калмыйсың да,
Ничек авыр хәлдән таймыйсың…
Тормыш арбасына әллә ниләр төяп,
Җигеләсең, һаман армыйсың!

Елавың да кеше күрмәгәндә,
Мендәр кочып төнлә елыйсың…
Ярдәм сорап кеше каршысына,
Түбәнсенеп, беләм бармыйсың!

Хатын – кызны зинһар рәнҗетмәгез,
Күңеленә берүк тимәгез!
Аның турында ялгыш уйлар уйлап,
Беръялгызын калдырып китмәгез!

Средний рейтинг
0 из 5 звезд. 0 голосов.
Мой рейтинг:
24open
Если Вам понравилась данная статья - поделитесь с Вашими друзьями и товарищами в социальных сетях:

    Напишите ответ или комментарий

    Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.


    Вы можете использовать эти HTML теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>